Узган ял көннәрендә Казанда ике велосипедчыны машина бәрдергән
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган ял көннәрендә Казанда ике велосипедчыны машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Беренче очрак якшәмбе көнне, 19 июльдә, Рабочая урамындагы 46а йорты каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Ауди» автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе (ул рульгә исерек хәлдә утырган) тиешле дистанция сакламаган һәм 51 яшьлек велосипедчыны бәрдергән.
Шул ук көнне кичен Беломорск урамында «Тойота» автомобилен идарә итүче хатын-кыз «зебра»да ашыкмыйча гына юл аркылы чыгып барган 36 яшьлек велосипедчыны таптаткан.
Һәр ике очракта да зыян күрүчеләр төрле тән җәрәхәтләре алган.