Гөлчәчәк Хәмәдинуровага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде
![Гөлчәчәк Хәмәдинуровага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде](https://tatar-inform.tatar/attachments/c4077bf5b5139eaa571064e0fc71bbb01a01226e/store/fill/780/440/7373e64c8d9ba731aff60e6feaae19720446435343c187b8eea00de80ba8/IMG_20200720_150628.jpg)
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гөлчәчәк Хәмәдинуровага театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге мәгълүмат Г.Камал театрының «Инстаграм» социаль челтәрендәге сәхифәсендә чыккан.
Шул хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Гөлчәчәкне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!