Үзәк Банк Рус география җәмгыятенең 175 еллыгы уңаеннан әйләнешкә көмеш акча чыгара
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Россия Банкы 20 июльдә Рус география җәмгыятенең 175 еллыгы уңаеннан әйләнешкә бер сумлык истәлекле көмеш акча чыгарачак. Бу хакта регулятор сайтында хәбәр ителә. Көмеш тәңкәнең диаметры – 25 миллиметр. Тәңкәнең икенче ягында - Җир шары параллельләре һәм меридианнары челтәре фонында Рус география җәмгыяте эмблемасының кабарынкы сурәте, әйләнә буйлап «Рус география җәмгыятенә 175 ел» дигән язма урын алган. Көмеш тәңкәнең тиражы 5 мең данә тәшкил итәчәк. Моннан тыш, «Россиянең борынгы шәһәрләре» сериясеннән Козельскига багышланган, кыйммәт булмаган металлдан коелган 10 сумлык тәңкә әйләнешкә чыгачак. Аның тиражы 5 миллион данә тәшкил итәр дип көтелә. Тәңкәнең диаметры – 27 миллиметр, ул диск һәм тышкы боҗрадан гыйбарәт. Икенче ягында – Никольский чиркәве, сул якта өстә шәһәр гербы сурәтләнгән. Тышкы боҗрада әйләнә буйлап - «Россиянең борынгы шәһәрләре», аста «Козельск» дигән язма урын алган.