Инкассация җитәкчесе: БДИ сораулыкларын таратуда бернинди тоткарлык та булмаячак
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия инкассациясенең Татарстандагы бүлеге елдагыча БДИ сораулыкларын таратуда тоткарлыксыз хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә идарә җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде. «Коронавирус булу сәбәпле, Россиядә тугызынчы сыйныфлар имтихан тапшырмый. Әмма унберенче сыйныфтан соң уздырыла торган БДИ быел гамәлдә калды. Без тендерда җиңдек. Имтиханнар өченче июльдән башлана. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рособрнадзор белән барысын да килештердек. Хезмәт күрсәтәчәкбез, бернинди тоткарлыклар да булмаячак», — диде ул. Вәсим Вахитов имтихан билетларын өченче июльдән тарата башлауларын искәртте. «Машиналар, хезмәткәрләр әзер. Эшләү тәҗрибәбез бар. Безгә бер тапкыр да кисәтү ясаганнары булмады, андый очрак күзәтелмәде», — диде ул. «13 сентябрьдә узачак Татарстан Президенты сайлауларына килгәндә исә, шулай ук, июльдә тендер уздырылачак. Без дә анда катнашачакбыз. Нәрсә генә булса да, без һәрвакыт әзер. Инкассаторлар бервакытта да кыен хәлдә калдырмый», — дип билгеләп узды Вәсим Вахитов. Татарстан инкассация идарәсе җитәкчесе күп кенә башка проектларың тормышка ашырылуын, яңа эш урыннары булдырылуын, шуның нәтиҗәсендә өстәмә табыш керүен әйтте. «Без өстәмә салымнар да түлибез. Кайдандыр акча сорап, ярдәм көтеп ятмыйбыз, үзебез яңа проектлар үзләштереп, аны тормышка ашырабыз», — диде Вәсим Вахитов. «Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикада илкүләм проектлар тормышка ашырыла, инвестицияләр кертелә, бу — Татарстанны иң алдынгы регион буларак таныта. Шул исәптән, без дә калышырга уйламыйбыз. Коронавирусларга сылтау тапмыйча, эшлибез, бу өлкәдә РОСИНКАС президенты Олег Крылов гел ярдәм итә. ТРның төрле оешмалары белән яхшы мөгамәләдә торабыз һәм эшләребез яхшыра бара», — диде ул.