Менделевич: Россия Президенты мөрәҗәгатендә социаль юнәлешкә зур әһәмият бирелде
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Россия Президенты Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә социаль юнәлеш буенча шактый зур блок тәкъдим итте, шул исәптән, коронавирус пандемиясе вакытында игътибар үзәгендә булган сәламәтлек саклау өлкәсе буенча да. Мондый фикерне РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич белдерде. «Табиб буларак, мин, әлбәттә, хезмәттәшләрем һәм бөтен система белән горурланам, ул, ил җитәкчесе билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш хәлләргә тиз арада җавап бирергә сәләтле булып чыкты», — диде спикер. Ул шулай ук авыручы балаларны дәүләт хисабына дәвалауга да басым ясады. «Бу чыннан да бик зур ярдәм, чөнки кайбер очракларда вакытында дәвалап өлгерү кечкенә пациентның тулысынча терелүенә ярдәм итәргә мөмкин», — диде Борис Менделевич. Депутат Татарстанда балалары сирәк авырулардан, шул исәптән муковисцидоздан җәфа чигүче ата-аналар белән очрашулар уздырды. Һәм хәзер бу мәсьәлә буенча документлар көтүен искәртте.