Лаеш районындагы алты участокны Казанга кушарга телиләр
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казан хакимияте Татарстанның Лаеш районындагы алты участокны шәһәр чикләренә кушарга тели. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Казан шәһәр думасының бүгенге сессиясендә законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Лилия Бакулина әйткәнчә, шәһәр Думасы чикләрне үзгәртү проблемасы белән узган елның декабреннән бирле эшли. Ачык тыңлаулар 15 гыйнварда узган, нәтиҗә муниципалитетның документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыккан. «Шул рәвешле, закон тарафыннан каралган процедуралар үтәлгән», — диде ул. Нәтиҗәдә, Казан шәһәр Думасы депутатлары Казан чикләрен киңәйтү тәкъдиме белән республиканың Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәчәкләр. Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга җибәреләчәк.