Фәррахов Миңнехановны яңадан сайлау турында: Көчле, ышанычлы, үзебезнеке! Бары алга!
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Ил башлыгының киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны президент сайлауларында яңа срокка тәкъдим ителүен хуплавы билгеле булды. Шушы киңәшмәдән соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Instagram һәм Facebook социаль челтәрләрендә постлар урнаштырды.
«Көчле, ышанычлы, үзебезнеке! Бары алга!» - дип язган ул Рөстәм Миңнехановны хуплап.
Фәррахов шулай ук Covid-19 коронавирусына каршы республикада кабул ителгән көрәш чараларының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
«Татарстанда билгеләнә торган оештыру чаралары, өстенлекләр, әлбәттә, башкаларныкына караганда күпкә нәтиҗәлерәк эшли. Шуңа күрә Татарстан керткән барлык чаралар да нәтиҗәле булды, үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Алар, гомумән алганда, халык тарафыннан нормаль кабул ителде, бу да бик мөһим, һәм үз нәтиҗәсен бирде», – диде ул «Татар-информ» корреспонденты белән сөйләшкәндә.