Түбән Камада автомобиль юлларын ремонтлау өчен 2 миллиард сумга якын акча тотылачак
Быел Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә юлларны төзекләндерүгә 1 млрд 955 млн сум акча сарыф итәргә ниятлиләр. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Хаҗиев сөйләде. Түбән Кама шәһәрендә юлларга капиталь ремонт Менделеев урамыннан Вахитов проспектына кадәр (0,540 км), Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр (1,4 км), Химиклар - Корабельная тыкрыгыннан Корабельная урамындагы 52 нче йортка кадәр ясалачак. Бу турыда Түбән... Читать дальше...