Түбән Кама районында сөт җитештерү юнәлешендә 9 мини-ферма төзергә җыеналар
Авыл җирлегендә эшлекле активлык бу өлкәдә төп күрсәткеч булырга тиеш. Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин шулай дип белдерде. Түбән Кама районының авыл хуҗалыгы тармагында 5 зур авыл хуҗалыгы берләшмәсе, сиксәннән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 4 авыл хуҗалыгы кооперативы, экоагропарк һәм 11 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Авыл хуҗалыгында 1 484 кеше хезмәт куя. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Читать дальше...