6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләре 10 мең сум акча алачак
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләре 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Россия Президенты Владимир Путин бүген шул хактагы указны имзалады. Документ тексты Кремль сайтында дөнья күргән. Акча быелның август – декабрь айларында күчәргә тиеш. Пособиене 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарның (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) берсе алачак. Тагын шунысы бар – балага 2021 елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш. Читать дальше...