Галим Евгений Кузьмин дөньяда барлыгы ун-унбиш тел генә калырга мөмкин дип фаразлады
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Һəркем өчен мəгълүмат» ЮНЕСКО Программасының Хөкүмəтара советы рəисе урынбасары Евгений Кузьмин фикеренчә, киләчәктә бары тик ун-унбиш тел генә язма һәм сөйләмә кулланылышта калырга мөмкин. «Дөньяда җиде меңгә якын тел бар, диләр. Ике йөздән кимрәк бәйсез илләр бар. Атна саен бер тел үлә дип сөйлиләр. Сәбәпләре барыгызга да билгеле: ассимиляция (бер халыкның, икенче халык яисә аның бер өлеше белән кушылып, үз телен, мәдәниятен, үзаңын югалту күренеше), заманчалаштыру, иммиграция һ.б. XXI гасыр азагында 600-700 тел калса, гомумән, киләчәктә ун-унбиш тел генә кулланылышта кала ала», — диде ул. Евгений Кузьмин кече җирле халыкларның да, зур күләмле халыкларның да чит телдә аралашуны якын итүләрен әйтте. «Ата-ана баласының яхшырак, уңайлы шартларда яшәвен тели. Шуңа күрә алар төп дәүләт телне яки чит телне сайлый», — дип аңлатты галим «ХХ гасырда — XXI гасыр башында милли төбәкләрдә тел вазгыяте һәм тел ландшафты» дигән темага халыкара конференциядә. «Киләчәктә күпчелек телләрнең сөйләмә рәвештә калу, соңрак бөтенләй юкка чыгу ихтималы бар. Мәгарифтә телләр өчен дөнья сугышы баруын күрәбез. Мәсәлән, утыз ел элек 90 процент Вьетнам халкы рус телен икенче тел буларак өйрәнсә, бүгенге көндә 99 проценты инглиз телен сайлый һәм 0,03 проценты гына рус теленә туктала», — диде Евгений Кузьмин.