Татарстанда тагын 41 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 41 яңа очрагы ачыкланган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 41 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне эләктергән пациентларның гомуми саны 22 515 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренчә, соңгы тәүлектә белгечләр коронавируска 7,9 мең тест үткәргән. Коронавирус инфекциясе белән авыручы яки симптомнары шушы авыруга охшаш кешеләр белән аралашкан 2,4 мең пациент табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев бер тәүлек эчендә Татарстанда 53 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.