Башкорт педагогика университеты иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын ачыклаячак
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 — 22 февральдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты «Ана теле — 2021» дип исемләнгән XIII Бөтенроссия педагогик осталык конкурсын уздыра. Бәйге быел онлайн форматта үтә. Бәйгедә катнашырга Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясе төбәкләренең югары һәм урта һөнәри уку йортларындагы татар филологиясе факультетлары һәм бүлекләре студентлары чакырыла. Гаризаларны 15 февральгә кадәр ru_gareeva@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала. Читать дальше...