Ркаил Зәйдулла яңа җырлар иҗат иткән яшь шагыйрьләрне котлый
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла «Безнең җыр» лабораториясе кысаларында яңа җырлар иҗат иткән шагыйрьләр өчен сөенә. Бу хактагы фикерләрен ул «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә язылган иң яхшы җырлардан торган гала-концерттан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде. «Яшьлек инде ул башта һәрвакыт яңаны тудырабыз, дип кычкыра. Бу шулай булырга тиеш тә. Һәр яшь буын шулай килә. Яшь чакта максималист буласың инде, әмма тамырлардан аерылып китеп булмый»... Читать дальше...