Татарстанда биш катлы йортта янгын вакытында әниләре белән дүрт баланы коткарганнар
(Казан, 22 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда янгын сүндерүчеләр ут капкан биш катлы йорттан әниләре белән дүрт баланы коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 4:49 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Әлмәттә Чернышевский урамындагы йортның беренче катында фатир януын хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә йорт янында беркем дә булмый, ә беренче каттагы фатир тәрәзәләреннән төтен чыга. Читать дальше...