Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырылды
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Республиканың Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырыла. Блогер Эльза Нәбиуллина Instagram социаль челтәрендә шул хакта хәбәр итте. «Бу — аның туган авылы. Очраклы рәвештә генә әлеге вакыйганың шаһиты булдым. Һәйкәлнең рәсми ачылышы 26 августка билгеләнгән. Шул ук көнне „Бабайда кунакта“ дигән парк та ачылыр дип көтелә», — диелә постта. Парк Әнәк авылы уртасыннан агып уза торган Сарашлы инеше буенда төзелә. Читать дальше...