Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Рәфыйк Мөхәммәтшин белән әңгәмә [видео]

-20 ел дәвамында Русия ислам институты ирешкән төп уңышны нәрсәдә күрәсез?

-Беренчедән без Русия мәгариф системасының калыбларына керә алдык. Икътисад, теология, лингвистика, журналистика юнәлешләре буенча дәүләт дипломнары бирә башладык. Шуңа күрә зур казанышларыбызның берсе- аккредитация алу дип әйтә алам. Русиядә аккредитация узган ислам институтлары күп түгел. Бүгенге көндә тагын бер зур уңышларыбызның берсе булып, Русиядә иң көчле укытучыларны туплый алуыбыз дип әйтер идем. Бездә 80 мөгаллим укыта, аларның 40 чит илдә белем алган, ягъни аларның төпле дини белемнәре бар. Тагын бер күрсәткечләренең берсе-безнең уку йортын тәмамлаган бакалаврларның күбесе чит ил уку йортларына магистратурага укырга керә. Шуларның бер өлеше Индонезия, Малайзиядә белем алдылар, Төркиядә, Мороккода магистратура һәм докторантурада белем алучылар бар. Ягъни, безнең бакалаврлар шунда керә ала икән, димәк безнең бакалавриат чынлап та югары халыкара дәрәҗәдә икәнен аңлата.

-Шушы еллар дәвамында максатлар куйдык, ләкин төрле сәбәпләргә бәйле аларга тулысынча ирешә алмадык дип нәрсә турында әйтә аласыз?

-Яңа белгечлекләр ачу. Андый теләк бар, ләкин аларны ачып җибәрү җиңел эшләрдән түгел. Мәсәлән, ислам хокукы буенча, педагогика буенча юнәлеш ачарга кирәк дип саныйбыз. Педагогика юнәлешен ничек тә булса безнең институтта ачып җибәрү кирәк, чөнки мәктәптә гарәп, инглиз телен укыту өчен безнең лингвистика юнәлешен тәмамлаучы шәкертләр педагогик белемен дә алырга тиеш. Теологлар да шулай ук, дин нигезләрен укытыр өчен педагогик белемнәре булу кирәк. Икътисад, журналистика юнәлешләре буенча магистратура ачып өлгермәдек. Хәзерге вакытта ул хакта җитди уйланулар бара, ИншаАллаһ якын киләчәктә ачып җибәрербез дигән нияттә торабыз. Проблемнар әлбәттә бар, ләкин ул проблемнарны ясалма тудырылган проблемнар дип атамас идем, тормыш барышында туа торган мәсьәләләргә бәйле дип әйтер идем.

-Казанышлар, уңышлар турында әйтеп киттегез, шуңа да карамастан, башка уку йортлары белән чагыштырып карасак, РИИ абитуриентлар арасында зур бәйге уза торганнардан түгел. Моның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз?

-Бүгенге көндә югары уку системында конкурентлык зур. Әйтик, Татарстанда гасырлар буена үзенә дәрәҗә туплаган КФУ бар. Кем өчендер ул бренд кебек кабул ителә. Белеме тирәнме юкмы-ансы икенче мәсьәлә, ләкин КФУ дипломын алу югары дип санала. Беренчедән, Русия ислам институты ул дини уку йорты, шуңа күрә бирегә күбрәк дин тотучылар укырга керергә тырыша. Икенчедән, дини уку йорты булганлыктан, икътисад, лингвистика, журналистикага керүчеләр өчен РИИ бик үк кулай уку йорты дип кабул ителми торгандыр. Әмма, вузлар системын яхшы белгән кеше буларак әйтә алам, теология, лингвистика буенча безнең бакалавриат Русиядә белем биргән бер вуздан да ким түгел. Моны укытучылар составына карап та әйтәм, безнең шәкертләр катнашкан төрле ярышлар да моңа күрсәткеч булып тора.

Авторитет еллар белән туплана, 20 ел әле күп вакыт дип саналмый. Ислам уку йорты булгач, монда чикләүләр дә зуррак, таләпләр дә. Еллар узгач РИИ да бренд буларак кабул ителә башлар һәм еллар узу белән безгә дә укырга керергә теләүчеләр саны артыр.

-РИИда укуны тәмамлаган теологлар имамнар булып эшкә урнашамы? Аларда мәчетләргә эшкә урнашу теләге бармы?

-30-40 процентка якын теологлар имамнар булып эшкә урнаша, ә калганнарының имам булып эшләргә теләкләре юк. Ул да табигый күренеш, чөнки дөресен генә әйткәндә нигездә теологлар имам булыр өчен бик туры килмиләр. Мисал итеп китерә алам, инкыйлабка кадәр булган җәдидче мәдрәсәләренә укырга кергән шәкертләр имамнар булырга җыенмаган. Әйтик, Хөсәения мәдрәсәсен 10 ел эчендә 900 кеше тәмамлаган, шуларның 30 гына имам булып эшләп киткән була. Шуңа күрә монда мотивация дигән әйбер бар, алар бирегә дини вәзгыять кысаларында үзләренә дөньяви белем алыр өчен укырга керәләр. Безнең теологлар арасында дәүләт структураларында эшләүчеләр бар, мәктәптә эшләүчеләр бар, шуңа күрә аларны һәрбер җирдә очратырга мөмкин

Ә инде икътисадчылар, лингвистлар, журналистларның һөнәри сфералары бөтенләй башка.

-Икътисадчылар, лингвистлар РИИны тәмамлап эш таба аламы соң?

-Эш табу мәсьәләсе гомүмән Русия вузлары өчен бик актуаль проблем булып тора. Әлбәттә, Мәскәү дәүләт университеты, икътисадның югары мәктәбе шәкертләрен көтеп торган кебек безнең шәкертләрне колач җәеп көтеп тормыйлар һәм шуңа күрә эшкә урнашу мәсьәләсе актуаль проблемнарның берсе булып тора. Аннан соң икътисадчыларны бик күп уку йортлары әзерли. 90 нчы еллардан бирле һәрбер вуз икътисадчылар, юристлар чыгарып акча эшләп калды. Бүгенге көндә мәгариф министрлыгы профиле булмаган юнәлешләрне күп вузларда яба. Хезмәт базарында икътисадчылар һәм юристлар кирәгеннән артык күп булу сәбәпле аларга эш табу проблем тудыра. Һәм тагын, ислам институтын тәмамлаган икътисадчыны күреп, белемен түгел, ә идеологик яктан шикле яклары юкмы икән дип караучылар бар. Шуңа күрә эш табу ягыннан иң авыры безнең икътисад юнәлешен тәмамлаучыларгадыр мөгаен. Лингвистларга ул яктан әлбәттә җиңелрәк, алар тәрҗемәчеләр булып урнаша, мәктәпләргә эшкә урнаша. Журналистлардан инде тырышып уку гына таләп ителә, чөнки вакытлы матбугат чараларында дини темаларга яза алган журналистлар саны күп түгел, аларга эш табу авырлык тудырмый.

-РИИны тәмамлаган икътисадчылар укуны тәмамлап эшсез утыра булып чыгамы?

-Беренчедән без ислам икътисады буенча белем бирәбез, икенчедән аларның саны күп түгел. Укырга кергән 15 шәкерт арасыннан 10-12 генә укуны тәмамлап диплом ала. Безнең 85 диния нәзарәте бар, алар каршында вакуфлар, закят фондлары эшләп килә. Күбесе шунда эшкә урнаша. Ләкин диния нәзарәтләренең күп булуы да барысын да, кызганычка каршы, эш белән тәэмин итә алмый әлбәттә.

-Рәфыйк хәзрәт, РИИны тәмамлап дини өлкәдә зур уңышка ирешкән, әйтик абруйлы дини белгеч булып киткән берәр шәкертне атый аласызмы?

-Шактый мөфтиәр безнең уку йортын тәмамладылар. Мәсәлән, Белорусиянең мөфтие Али Воронович, Коми өлкәсенең мөфтие, Республикабызның мөфтие Камил хәзрәт, Кемерово өлкәсенең мөфтие Таһир хәзрәт.

-Күптән түгел район мөхтәсибләре утырышы узды. Анда шундыйрак нәтиҗәләр әйтелде: Республика күләмендә 1511 мәчет теркәлгән, аларның 60 имамнар булмау сәбәпле бикле тора, 700якын муллаларның дини белемнәре юк дигән сүзләр яңгырады. Рәфыйк хәзрәт, авылларга имамнарны ничек кайтартып була?

- Андый проблем дөрестән дә бар, ләкин ул безнең уку йортының, мәдрәсәләрнең проблемы гына түгел.Татарстанда 9 мәдрәсә, 3 югары уку йорты бар. РИИны гына һәр елны 200гә якын шәкерт тәмамлап чыга, һәм һичшиксез 20 ел эчендә ул 1511 мәчетне 2-3 имам белән тәэмин итеп булыр иде. Ләкин эш әзерләүдә генә тормый. Мәчетләрне имамнар белән тәэмин итү проблемы комплекслы. Аларны хезмәт хакы, тору урыннары, социаль пакет белән тәэмин итүне Диния нәзарәте генә башкарып чыга алмый, Дәүләт тә муллаларга эш бирә алмый, чөнки дин дәүләттән аерылган. Имамны тотарга кирәк дигән аң авыл халкының үзендә булмаса, балалар бакчасы, урта мәктәп булмаган кечкенә авылларга яшь имамнарны җәлеп итү авыр. Әйтик инкыйлаб вакытында андый проблемнар булмаган, имамның булуы бик мөхим дип аларны мәхәллә үзе тоткан. Әлбәттә ул заманнарда имам вазыйфалары да башкачарак булган, хакыйки мәсьәләләрне чишү дә, әхләкый тәрбия бирү дә имамнарга йөкләнгән булган. Замана белән имамның вазыйфалары да үзгәрде әлбәттә, әмма бу проблемның булуы мәхәлләнең оешып җитмәвенә дә бәйле. Бетә барган кечкенә авылга яшь имам үзе барган очракта да өйләнгәч аның хатыны “Монда балалар бакчасы, мәктәп юк, нишләп ятыйк монда”дип реаль проблемнарны күтәреп шәһәр ягына тарта башлаячак.

Белемле имамнар мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан мөхтәсибәтләренә кергән мәчетләренең карталарын булдыру мәсьәләсе өстендә эшли башладык. Кайда, нинди имам эшли, аның белеме бармы, ул ничә яшьтә, 80 яшьтә булса алмашка кемне әзерли, кайда белем алалар-боларның барысы шул мәчет картасына керәчәк.

60 мәчет бикле тора дигәнегезгә, моның күбесенчә ясалма проблем икәнен дип әйтә алам, чөнки ул бакчаларга әверелгән авыллардагы мәчетләр. Ягъни анда кыш көннәрендә беркем дә тормый һәм шуңа күрә анда ел дәвамында имам тотуның мәгънәсе юк, ә җәйге чорда анда кайтып намазлар уздыручылар бар. Татарстанда даими эшләп килгән 1500 гә якын мәчетләр имамнар белән тәэмин ителгән, әмма статистикага карасак 15 процентын 80 яшьтән узган бабайлар, 60 процентын 60тан узганнар тәшкил итә. Алмаш кирәк, ләкин әйткәнемчә, дини уку йортлары әзерләп җибәрсен дип кенә көтеп утыру дөрес түгел. Хезмәт хакы, социаль пакет, тору урыны, хатынына, балаларына тиешле яшәү шартларын тудырып булмагач имамны авылга беркетеп куеп булмаячак.

-Бу мәсьәләне чишү өстендә эш алып барыламы соң?

-Бу проблем өстендә эшлибез, Диния нәзарәте дә эш алып бара. Мәскәүдә ислам мәгариф фәненә ярдәм итү фонды бар. Аның аша елына 100 стипендия тапшырабыз, Татарстандагы яшь имамнарга гына түгел бөтен Русиядәгеләргә. Татарстанның дини уку йортларын тәмамлаган авыл җирләрендә эшләүче бөтен яшьләрне 1-2 ел дәвамында аена 15 мең хезмәт хакы белән тәэмин итәбез.

-Бер ел дәвамында татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгарыла бара. Мөфти Камил Сәмигуллин татар телен сакларга кирәк, мәчетләрдә татар теле яңгырасын дигән фикердә тора. Мәчетләр татар телле укытучыларны өстәмә эш белән тәэмин итә аламы? Әйтик, балалар өчен кызыклы түгәрәкләр оештырып?

- Мәчетләр генә татар телен саклап кала ала дигән уй дөрес түгел. Камил хәзрәт татар мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телендә генә булырга тиеш дигән карар кабул итте һәм ул карар нигездә әле дә үтәлә. Әлбәттә кайбер мәчетләрдә аны үтәмәүчеләр дә бар, безгә төрле халык йөри, татар телен белмәүчеләр дә бар дип әйтәләр. Бу инде җитди җавап түгел,чөнки вәгазь алдыннан да аларны җыеп урысча сөйләшеп алу мөмкинлеге бар. Безнең инкыйлабка кадәр шушы үзәк Русиядә татар мәчетләре генә булган, шуңа күрә алар тарихи татар мәчетләре, шул сәбәпле мәчетләрдә татарлыкны саклап калу һичшиксез кирәк. Җомга вәгазьләре татарча бара дип, мәчеттә башка телдә сөйләшү тыелган дигән сүз түгел. Җомга вәгазьләрен татарча алып бару тарихи символ булып тора. Безнең мәчеткә татарча аңламаучылар йөри, шуңа вәгазьләрне урысча алып барабыз дип әйтү сылтау гына. Татарча белмәүчеләрне җомга намазы алдыннан җыеп кыскача нәрсә турында сөйләячәгеңне аңлатып бирү мөмкинлеге бар. Без оештырган “Без татарлар” проекты менә инде 10 ел дәвамында эшләп килә. Проектны мәчетләр форматына да күчердек, ягъни 800 йөзгә якын мәчет каршында татар теле курслары эшләп килә, 2000 остаз эшли һәм 30 меңгә якын кеше йөри. Рәсми статистика буенча ул 20 меңгә якын, ләкин хакыйкатьтә 30 мең. Һәм ул курслар нәтиҗә бирә, татар телен өйрәнүдән тыш анда белем алучылар эчке халәтен дә үзгәртә. Сентябрь аенда РИИ коридорларында яулыксыз, кыска итәк киеп килгән яшьләр килсә, курсларның азагына аларның тышкы кыяфәте дә, эчке хәләте дә үзгәрүе сизелде, ягъни нинди мөхиткә килеп кергәннәрен аңлап, үзгәрә башлыйлар. Татар теле белән бергә дин нигезләрен дә үзләштерүчеләр шактый.

-Дини мөхиткә килеп кергәннәрен аңлап үзгәрәләр дип әйттегез, ә менә ничек уйлыйсыз Татарстанда татар мөхите тиешле дәрәҗәдә тудырылганмы?

-Бүгенге көндә без глобальләшү чорында яшибез. Миллилек һәрбер татарның узаңында булырга тиеш, ул булмаса мөхитне ясалма рәвештә генә саклап калу авыр бүгенге заманда. Милли узаңны формалаштырып, кеше үзенең татарлыгын аңлап, үзе татар буларак яшәргә омтылырга тиеш. Мөхит проблемасы бар ул, ләкин замана үзгәргән саен аны саклап калу да авыр. Мин яшь чакта сабан туе да башкача уза иде, бүгенге көндә ул бәйрәмнең дә рәте калмады. Элек сабан туена бөтен авыл, шәһәр халкы җыелып милли уеннар уйналса, бүгенге көндә андый күренеш юк диярлек. Мөхит бер система буларак югала бара дип әйтүем, шуңа күрә үзеңдә милли аңны формалаштыруга күбрәк игътибар бирү кирәк.

-Мәскәү имамнары актив, ачык, заманча технологияләр кулланып эш итә. Аларны абруйлы дип санап, төрле төбәкләрдән мөрәҗәгать итәләр. Безнең Татарстанда андый имамнар юк диярлек, моның сәбәпләре нәрсәдә? Безнең имамнар артык тыйнакмы, әллә кешеләр белән артыгын аралашырга теләкләре юкмы?

-Бәлки чыннан да пиар, активлык җитеп бетми торгандыр, бу юнәлештә эшчәнлекне киңәйтү кирәк. Мөмкинлекләр дә бар, мәсәлән Диния нәзарәте сайтлары аша. Ә инде абруйлы дигәннән, бүгенге көндә дин өлкәсендә РИИ укытучыларынан да яхшы әзерлекле белгечләр бер төбәктә дә юк. Әйтик Рөстәм Нургалиев, Рамил Әдһәмов кебекләр. Аларга бары тик дөрес юнәлеш күрсәтеп мөмкинлекләр ачарга кирәк.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net