Медицина белешмәсе кирәк булмаячак
Агымдагы елның 4 февралендә Россия хөкүмәте карары белән транспорт чарасы йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшыру һәм таныклыклар бирү кагыйдәсе үзгәрде.
Хәзер медицина бәяләмәсе машина йөртү таныклыгын югалткан очракта документны яңадан булдырганда, әгәр персональ мәгълүматлар үзгәрмәсә яки халыкара үрнәктәге документ өчен кирәк булмаса, машина йөртү таныклыгы тузган яки зарарланган очракта алыштырганда таләп ителмәячәк.
Ләкин шул ук вакытта медицина тикшеренүе «Юл йөрү куркынычсызлыгы турында» Федераль Законның 23нче маддәсендә әйтелгән очраклар өчен мәҗбүри булып кала. Алар - транспорт чарасы йөртергә кандидатлар, таныклыкның куллану срогы чыккан кешеләр, салган килеш руль артына утырып, машина йөртүдән вакытлыча мәхрүм ителүчеләр, машина йөртү хокукыннан суд карары аша читләштереп торылганнар.