Татарстанда 18 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак – 0-5 градус кына салкын булачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә 8-10, аязганда 13 градуска кадәр салкын булса, көндез 3 градус кына салкын булыр дип фаразланыла.
13 февральгә каршы төндә явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 13, аязган вакытта 18 градус салкын була, ди синоптиклар.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54138
Фото: https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=4fb956d53c085bf9562d1b31b452dd1c&n=33&h=215&w=357