Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Әлмәттә инвалид балалар фестивале оештырылды (+ФОТОЛАР)

Талант киң кырлы, диләр. Бу чыннан да шулайдыр, кемдер матур итеп чигә, бәйли, ясый, икенчеләр иҗат белән шөгыльләнә, күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлый, бии һәм башка юнәлештә осталар. Кешенең физик мөмкинлекләре чикләнсә дә, сәләткә чикләр юк. “СМП-Нефтегаз” ААҖ һәм аның каршында төзелгән “Яз” Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы оештырган “Җилкәнле өмет-2015” фестивале моны тагын бер кат раслады.

Фестиваль гадәти түгел. Моңа кадәр төбәктә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатының фестивале үткәрелгәне юк иде әле. СМП-Нефтегаз” компаниясе  һәм “Яз” фонды беренчеләрдән булып шушындый зур, изге һәм кирәкле эшкә алынган. Төбәк дәрәҗәсендәге әлеге иҗат бәйгесе оештырылу турындагы хәбәрне Әлмәт, Тукай, Зәй районы балалары һәм аларның әти-әниләре, укытучылары шатланып кабул иткән. Бу аңлашыла да, һәрбер балада – сәламәтме ул яки инвалидмы – нинди дә булса талант яшеренгән, фантазия яши. Зурлар моны вакытында күреп алып, балага ярдәм итәргә, аның сәләтен үстерергә тиеш. Физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен бу аеруча мөһим.

–  Без аларны яшьтәшләренә якынайтырга, теге яки бу авыруларына  да карамастан, нәкъ шундый ук балалар, талантлылар булуын күрсәтергә тырыштык. Фестиваль 300 ләп балага канат куйды. Алардан да, әти-әниләрдән дә бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек, – диде “Яз” фонды рәисе урынбасары Светлана Симонова.

Балалар башта муниципаль район дәрәҗәсендә көч сынашты. Сайлап алу этабын узып, финалга үтүче 90 бала һәм аларны озатучы 50 кеше 12 майда Әлмәткә – “Җилкәнле өмет – 2015” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатының I төбәк фестиваленә җыелды. “Декоратив-гамәли иҗат”, “Сәнгать иҗаты”, үз эченә вокал, хореография, нәфис сүз, музыка уен коралларында уйнауны алган “Башкару осталыгы” – балалар әнә шундый номинацияләр буенча ярышты. Арада берничә номинациядә катнашучылар һәм һәрберсендә финалга узучылар да булды.

19 майда “Иске Әлмәт” Мәдәният йорты балаларның шатлыклы авазларыннан янәдән яңгырап торды. Бу юлы “Җилкәнле өмет” фестивале җиңүчеләре гала-концертта чыгыш ясарга килде.

Кунакларны фоейда оештырылган рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе каршы алды. Эшләнмәләрнең һәммәсе кызыклы һәм искитмәле. Сер түгел, сәламәтлекләрендә тайпылыш булмаганнар арасында мондый әйберләрне ясый алмаучылар шактый. Рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре арасында сугыш темасына багышланганнарының да байтаклыгы игътибарны җәлеп итте. Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Алга китеп шуны да искәртәсе килә, концерт номерлары арасында да дәһшәтле еллар чагылдырылган номерлар байтак иде.

Гала-концерт бүләкләргә бай булды. Һәр номинация буенча җиңүчеләр һәм призлы урын яулаучылар сәхнәгә чакырылды. Аларга I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Проект уңышлы тормышка ашырылды – моны һәркем билгеләп үтте. Жюри рәисе, Әлмәт музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева, жюри әгъзалары – “Татнефть” ААҖ “Рухият” рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова, рәссам Вера Бушурова, быел республика буенча елның үрнәк хатын-кызы булып танылган Лилия Заһретдинова һәм башкалар фестивальне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде, балаларны актив тормыш белән яшәргә, иҗат итүләрен дәвам итәргә чакырды. “Яз”  хәйрия оешмасы советы рәисе Азат Фәрхетдинов билгеләп үткәнчә, “СМП-Нефтегаз” җәмгыяте киләчәктә дә балалар үсешенә теләктәшлек күрсәтүен дәвам итәчәк.

Концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. Чыгыш ясаучы балалар каушамады, әйтерсең лә, алар туганнан бирле сәхнәдә. Ә бит аларның күпчелегенең зур сәхнәгә чыгып тамашачылар алдында беренче имтихан тотуы фестивальдә генә булды. Якыннарының, хәйриячеләрнең теләктәшлеге инвалид балаларга көч бирде, иңнәренә җилкән куйды. Фестивальнең исеме дә юкка гына “Җилкәнле өмет” түгел бит. Әлеге “җилкән” физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга киләчәктә дә тормыш дәрьясыннан әнә шундый уңышлар, шатлыклар белән барырга, үзләрен күңелләре белән сау-сәлмәт итеп хис итәргә һәм җәмгыятьтә кайнап яшәргә ярдәм итсен.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Октябрина Әюпова, Тукай районының мәдәният һәм ял үзәге директоры:

– Балалар фестивальдә катнашып кына калмады, ул алар өчен зур бәйрәм дә булды. “Яз” фонды аларга Әлмәт паркына сәяхәт тә оештырды. Рәхәтләнеп аттракционнарда атындылар, зоопаркка хозурландылар, күпме яңа дус таптылар. Безнең авыл балалары мондый бәйрәмнәрне еш күрми, шуңа күрә аларның тәэсирләре искиткеч күп. Мондый фестивальләр бик кирәк. Алар инвалид балаларның мөмкинлекләрен арттыра, үзләрендә ышаныч тудыра, тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итә, таза-сау кешеләргә сәламәтлекләрен бәяләргә өйрәтә.

 

Ксения Красильникова, VI төрдәге мәктәп-интернат укучысы:

– Мин фестивальдә рәсем бәйгесендә катнаштым. Бабамның сугыш хатирәләрен искә төшерүен ясадым. Рәсемем II дәрәҗәдәге диплом һәм акчалата бүләк белән бәяләнде. Фестиваль безгә зур бәйрәм бүләк итте. Мондый балаларга да игътибар бирүләре сөендерде. 

Андрей Ерохин, 12 яшь:

– Фестивальдә катнашканнан соң шундый нәтиҗә ясадым – иренмәскә, тырышырга кирәк. Жюри рәсемемне һәм кул эшләнмәмне дә ошаткан, мин ике диплом белән бүләкләндем. Бу минем беренче тәҗрибәм. Хәзер барлык бәйгеләрдә катнашачакмын.


Ria.city
Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net