Алтыннар тапмадым, күмерләр чапмадым
Алтыннар тапмадым,күмерләр чапмадым,
Юлыктым бәхетле язмышка.
Канатлы уйларым, өметле елларым,
Озата баралар тормышта.
Бәхет ул ояңны кора алсаң,
Һәр иртән шөкер дип торалсаң.
Өлешкә тигән бу гомерне,
Арымый, сыкранмый үтә алсаң.
Әбием догасы, әнием теләге,
Фәрештә саклады юлларым.
Тойдым мин бу җирдэ саф сөю хисләрен,
Юлдашым -мәхәббәт җырларым.
Күңелем назларда, җаным гел язларда,
Үземне бәхетле саныймын. Читать дальше...