Оренбург өлкәсендә вәхшиләрчә үтерелгән кызларны Башкортстанда җирләделәр
Башкортстанның ике районында Гай медицина көллиятендә укыган өч студент кыз белән хушлаштылар. 18 яшьлек Әдиләне Күгәрчен районының Туембәт авылында, 17 яшьлек Айгизә белән 19 яшьлек Зөлфияне Баймак районында җирләделәр. Җирләү эшләрен оештыруда район хакимиятләре ярдәм иткән. Бу турыда «Башинформ» яза. Яшь кызларны үтерүдә шикләнелүче кешене дүрт көннән соң гына тоттылар. Ир-ат гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Җинаятьче башта хәтерен югалтуын әйткән булган. Аннары кызларны үтерергә сәбәп булмавын... Читать дальше...