Татарстанның ике мәктәбе җитәкчесе «Россия ел директоры» финалында катнаша
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан «Иннополис лицее» директоры Надежда Сулимова һәм Лаеш районының «Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең директоры Алия Шәймөхәммәтова «Россия ел директоры» бөтенроссия һөнәри конкурсы финалында катнаша. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның финалына 21 төбәк вәкиле чыкты. Портфолио һәм онлайн-тест өчен максималь баллар җыйган 30 кеше финалда катнаша. Финал сынаулары 5 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә башлана. Читать дальше...