Зәй районының иң ерак авылында Мәдәният йорты ачылды
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Зәй районының Тюгеевка авылында Мәдәният йорты ачылды. Мәдәният объекты районда республика программасы буенча төзелгән тугызынчысы булды. Бу хакта «Заинск-информ» хәбәр итә. Күп еллар Мәдәният йорты бинасы ямьсез бинада булган. Авыл халкы яңа бина ачылуын озак көтте. Тантанада район башлыгы мондый объектларның авыл халкы тормышы өчен әһәмиятен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, алар яшьләрне туган җирләрендә калдыралар һәм кешеләрне авылга кайтаралар. Төбәктә 400 кеше яши. Биредә яшәүчеләрне берләштерүче мәдәният учагы һичшиксез булырга тиеш, бигрәк тә Тюгеевка — районның иң ерак авылларыннан берсе. Мәдәният йорты бинасында шулай ук китапханә һәм 50 урынлы концерт залы урнашкан. Ачылыш тантанасында җирле артистлар чыгыш ясады.