Татарстанның ике фильмы Якутиянең «Чыпчаал» милли кинопремиясе номинантлары булган
Татарстанның ике фильмы - «Гашыйклар тавы» (режиссер – Салават Юзеев) һәм «Әниләр һәм бәбиләр» (режиссер – Ирек Хафизов, Юлия Захарова) кинокартиналары Саха (Якутия) Республикасының «Чыпчаал» профессиональ милли кинопремиясенә дәгъва итә – алар премия номинантлары исемлегенә кергән. Бу хакта «Татаркино» оешмасының матбунат үзәге хәбәр итә.
Әлеге фильмнарның генераль продюсеры - Миләүшә Айтуганова.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча бирелә:
- Иң яхшы нәфис фильм
- Иң яхшы продюсер
- Иң яхшы режиссёр эше
- Иң яхшы сценарий
- Иң яхшы оператор эше
- Иң яхшы куючы рәссам эше
- Иң яхшы музыкаль бизәлеш
- Иң яхшы тавыш режиссёры эше
- Иң яхшы ир-ат роле
- Иң яхшы хатын-кыз роле
- Россиянең иң яхшы региональ милли фильмы.
- «Кинематографиягә керткән өлеше өчен» премиясе Якутиянең кинематографистлар идарәсе карары буенча бирелә.
Призларны тапшыру тантанасы бүген – 16 апрельдә «Лена» кинотеатрында була. «Җиңүчеләргә кояшка карап тауда басып тоучы кеше формасындагы статуэтка тапшырыла. Ул 2 кг артык авырлыктагы кыйммәтле металлдан ясалган», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасы.
- «Чыпчаал» премиясе Якутия кинематографистлары берлеге идарәсе тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган. Кинематографистларның профессиональ призы иҗаттагы казанышлар һәм милли кино өлкәсенә кертелгән өлеш өчен бирелә. «Чыпчаал» кинопризының авторы һәм инициаторы -«Сахафильм» кинокомпаниясенең сәнгать җитәкчесе Алексей Романов.
Тантананың туры трансляциясн 16 апрельдә 19:15 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән - 13:15) «Саха» телевидениесе аша барачак.