Миңнеханов: Татарстан һәм Якутия арасында сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре стабиль үсештә
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев белән Казан Кремлендә очрашуда Татарстан һәм Якутия арасында сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре стабиль үсештә булуын әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Якутия делегациясенең Татарстанга сәфәре вакытында «Якутия-Татарстан» төбәкара форумы кысаларында берничә документ имзаланды. «Безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр стабиль үсештә. Соңгы елларда сәүдә алмашы 4 млрд сум чамасы. Без Якутиягә йөк машиналары, шиналар, дизель ягулыгы, бензин, компрессор станцияләре өчен җиһазлар, азотлы ашламалар, азык-төлек, халык куллануы товарлары илтәбез. Саха Республикасыннан ювелир эшләнмәләр алабыз. Без үз ягыбыздан машина төзелеше җиһазларын, шул исәптән газ-мотор ягулыгы белән тәэмин итүне арттырырга телибез», — диде Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, киләсе елга Якутиядә Татарстан көннәре уздыру ниятләнә. Ул бу чараны оештыру өчен эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев ассызыклаганча, Татарстан белән хезмәттәшлек ИТ өлкәсендә эшчәнлекне дә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. «Товар җитештерүчеләр өчен Татарстан базары перспективалы. Без Татарстан базарына тәкъдим итәр әйбер табарбыз дип ышанам. Без бу юнәлештә эшлибез. Перспективалы юнәлешләрнең берсе — туризм. Якутия — планетадагы экзотик урыннарның берсе», — диде Николаев. Ул Казан-Якутск туры рейсларын ачу мәсьәләсе каралуын да искәртте.