РФ Гидрометеоүзәгендә гыйнвар башындагы аномаль җылы һава торышына аңлатма бирделәр
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә гыйнвар башындагы аномаль җылы һава торышының сәбәбе - «Себер максимумы», ягъни көчле югары басым зонасы формалашмавында. Россия Гидрометеоүзәгенең ситуация үзәге башлыгы Юрий Варакин шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Гадәттә, «Себер максимумы» бу вакытта Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер, Красноярск крае һәм Якутия өстендә барлыкка килә. Әлеге зона җылы һаваны „тотып тора“ һәм салкынайта, шуннан соң әлеге суык табигый рәвештә Уралга һәм Үзәк Россиягә тарала», - дип аңлатты Варакин.
Аномаль җылы һава торышына төрле хәлләрнең идеаль рәвештә бергә туры килүе дә ярдәм итте: салкын зона Гольфстрим өстендә җылы һава белән «очрашты», Европага үтеп керде һәм үз юлында бернинди киртәгә юлыкмыйча Азиягә таралды. Алдагы ун көндә тәүлеклек уртача температура Охот диңгезе буенда һәм Чукотканың көньягында гына климатик күрсәткечләргә туры киләчәк.
Санкт-Петербургтан – Мәскәүгә, Казаннан Урта Иделгә һәм Уралга кадәр температура нормадан 8-10 градуска югарырак булачак.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда киләсе атна башында тагын җылытачагы хакында хәбәр иткән иде инде.