Яхрома, Можайск, Щелково һәм Ногинск мөселман җәмгыятьләре мохтаҗларга ярдәм итә
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Изге Рамазан аенда Яхрома, Можайск, Щелково һәм Ногинск мөселман җәмгыятьләре мохтаҗларга ярдәм итә. Мөселман җәмгыятьләре әгъзалары өлкән яшьтәге кешеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә дистәләрчә азык-төлек җыелмасы тараткан, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм иткән. «Бу изге эштә катнашканнарның барысына да дога кылып рәхмәт белдерәбез», диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында басылган хәбәрдә.