Казан мэриясе Җиңү көненә кайбер урамнарның транспорт өчен ябылуын искәртте
Казанда 8 һәм 9 май көннәрендә берничә урам ябыла, дип искәрттеләр Казан мэриясендә. Чикләүләр шәһәр үзәгендә Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан кертелә.
8 майда 16:30 сәгатьтән 10 май 8:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданы транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Шул исәптән Ташаяк, Уң Болак, Сул Болак, ике юнәлештә дә Кремль дамбасы, Кремль яр буе урамы, Декабристлар урамы (Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр) ябык булачак.
8 май көнне 18:00 сәгатьтән 9 май 22:00 сәгатькә кадәр Бондаренко урамы Ямашев проспектыннан Волгоград урамына кадәр ябыла.
9 майда 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнарында транспорт хәрәкәте туктатыла.
9 май көнне 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр С.Хәким урамы ябык булачак (Декабристлар урамыннан алып Бичурин урамына кадәр ике юнәлештә дә).