Другие новости Великого Новгорода и Новгородской области на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Баласын һәм сөйгәнен югалткан ир: «Хатынымның гаепсезлеген исбатлар өчен генә яшим!»

Баласын һәм сөйгәнен югалткан ир: «Хатынымның гаепсезлеген исбатлар өчен генә яшим!»

Алар март аенда никахлашырга сүз куеша, ләкин кавышулар насыйп булмый: машинасына 4 баланы утырткан хатын юл һәлакәтенә очрый. Берсе дә исән калмый.

Юл һәлакәтендә үлгән 36 яшьлек Надежда Постнова һәм 6, 10, 11 һәм 13 яшьлек дүрт бала факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта stolica-s.su сайты яза.

19 февраль көнне Саранск – Сурское – Ульян федераль трассасының 31нче чакрымында Чамзин районының Лыковщина һәм Большие Ремезенки авыллары арасындагы борылышта «Лада-Ларгус» һәм ярымприцеплы «Мерседес-Актрос» бәрелешә. Хокук саклау органнары хәзер бәрелешнең сәбәпләрен ачыклый. Постнованың сөйгән яры Степан Юртайкин, һәлакәттә нәкъ менә хатынны гаепләрләр, дип борчыла. Трасса начар хәлдә, шуңа анда үлемгә китерә торган һәлакәт очраклары еш була, дип исәпли ул. Бу хакта тәфсилләбрәк – Алена Нестерова һәм Денис Тюркин язмасы.

Социаль челтәрләргә әлеге авария шаһиты булган кешенең машинасыннан төшерелгән видео таралды. Ул таудан Лыковщина авылына таба барып ята. Алдыннан шул ук юнәлештә «Лада-Ларгус» һәм тагын бер машина, ихтимал, «Хендай-Верна» автомобиле җилдерә. Кояш нурларын мул сибә, күз күреме чип-чиста, асфальт коп-коры. «Узарга ярамый торган зона тәмам» билгесе күренүгә, «Ларгус» каршы як полосага чыга. Алда еракта «Мерседес-Актро» фурасы күренә, ул әле ерак, шуңа күрә маневр куркыныч түгел. «Ларгус» «Верна»ны уза һәм чокыр-чакырлы юлда ике дистә метр үтеп, үз полосасына кайта. Һәм кинәт кабат каршы як полосага, ыжгырып килгән автофура каршына килеп чыга. Бәрелеш! «Ларгус» кисәкләргә өзелә. Фура (аның аварияне булдырмый калу мөмкинлеге булмый) юл читендәге саклагыч металл конструкциягә килеп бәрелә, инерция белән тагын 30 метрлап барып, шунда терәлеп туктап кала. Бәрелешүгә, «Ларгус»ка ут каба һәм ул тулысынча янып бетә. Ут йөк ташучы автомобильгә дә сикерә, ә анда сыра өчен буш алюмин банкалар төялгән. Трассада хәрәкәтне ябалар. Зур-зур бөкеләр хасил була. Машиналар Большеберезниковский районы аша урау юлга кузгалалар.

Яшәү һәм үлем

«Ларгус» руле артында Мордовиягә булачак ире Степан Юртайкинны күрергә дип килгән Надежда Постнова була. Машинада әниләре белән 11 яшьлек кызы, 6 һәм 13 яшьлек ике улы була. Нәни пассажирларның тагын берсе – Степан Юртайкинның 10 яшьлек улы. Надежда малайны әбисе белән бабасыннан кереп ала…

​Надежда белән Сергей ел чамасы элек танышалар. Ике арада шундук хисләр кабына. Надежда – чибәр, уңган-булган. Балаларына әйбәт әни, үз бизнесын алып барырга да өлгерә – шарлар белән бәйрәмнәр бизи. «Без бу хисләрнең мәхәббәт икәнен шундук аңладык. Надя – бар яктан килгән тормыш иптәше, – дип сөйли Степан. – Акыллы, сизгер, шәфкатьле. Аның 3 баласы булуына бер дә исем китмәде. Без бик тиз дуслаштык. Балалар мине «әти» дип йөртә башлаган иде инде. Минем улым да алар белән дуслашты. Надя аны үзләренә еш кына кунакка ала иде...»

Берничә айдан алар никахларын рәсмиләштерергә ниятлиләр. 23 март көнне өйләнешергә тиеш булалар, тантана өчен матур дата булсын, дип сайлыйлар. Кафега заказ бирәләр. Надежда туй күлмәге сайлый. «Фаҗига булган көнне без бриллиант таш белән бизәлгән туй балдаклары алдык, – ди Юртайкин. – Туебызны балалар да көтте. Бер зур гаилә булып яшәргә, уртак бәби алып кайтырга теләгән идек. Планнар күп иде. Фатир караштыра башлаган идек. Өй салыр өчен җир сатып алырга җыенган идек...»

Үзенең эше аркасында Степан күпмедер вакытка Чамзин районының Комсомольск бистәсенә күчеп китәргә мәҗбүр була. Надежда, балалары белән, аның янына килеп йөри. Бу юлы да шулай була. Яшь ханым торт алып килә. Бергәләп чәй эчкәч, ир эшкә китә. Надежда балалар белән Саранскига юл тота, аларга шәһәрне күрсәтергә тели. «Менә аның безнең гаилә чатына шул көнне куйган соңгы фотосы, — дип күрсәтә ир-ат. – Күрәсезме, безнең 4 бала бергәләп урамда уйныйлар. Шуннан соң Надя элемтәгә чыгудан туктады».

Нидер булганын күңеле сизеп, эш машинасында Юртайкин сөйгәненә каршы юл тота. Лыковщинага җитәрәк, машиналардан хасил булган зур бөкене күрә. «Алсу шарлар белән Ларгус юл һәлакәтенә очраган дип әйттеләр, – дип дәвам итә Степан. – Мин җиргә аудым гына... Машинага утыртып, мин шул урынга алып киттеләр. Машинасындагы дәүләт номерын күргәнчегә кадәр ышанмадым әле...»

Кайгысыннан тилерер чиккә җиткән ир-ат кадерле кешеләренең мәетләрен үзе җыя. Алар ике пакетка сыеп бетә. Надежданы да, балаларын да таный – берсен зәңгәр кроссовкилары буенча, икенчесен – киеменең исән калган өлешеннән.

Аннан җанөшеткеч хушлашу көне... «Барысын да ябык табутта җирләдек. Надя миндә Комсомольскида яраткан пәлтәсен калдырган иде – шуның белән куйдык. Туганнар әйберләр тапшырды. Сөйгәнемне үзем киендердем. Балаларны да. Алар өчен соңгы тапкыр нинди дә булса яхшылык эшлисем килде. Мәрхүмнәрне соңгы юлга әтием хезмәт куйган Засвияжский янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән бергә озаттык. Балалар анда еш булалар иде. Надя һәм балаларны сиреналар белән озатырга сорадым. Каршы килмәделәр. Бөтен офицерлар составы чыкты. Мин һаман да Надяның әйберләре белән йоклыйм. Җаныма алар җитми...»

Үлем «трамплины»

Шаһитлар сүзе буенча, юл һәлакәтеннән соң 1 сәгать үтүгә, юл эшчеләре бу участоктагы чокыр-чакырларны ямаганнар.

«Минемчә, мөгаен монда «трамплин» гаепледер, – дип, үз версиясе белән уртаклаша Степан Юртайкин. – Бу урында бөтен машиналар да «сикерә». Надя узып киткән иномарка, мөгаен, маневрны тәмамларга мөмкинлек бирмәгәндер. Ул бит видеода ачык күренә. Кайчакта машина йөртүчеләр руль артында хатын-кыз утырганын күрсәләр, ачулары кабара. Алардан юньле нәрсә чыкмый, дип уйлыйлар. Шуңа игътибарсыз кыланалар...»

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. «Юл һәлакәтенең җәмәгатьчелектә киң яңгыраш алуын һәм балалар үлемен искә алып, безнең ведомство прокуратура алдына тикшерү өчен эшне полициядән Чамзин районара тикшерү бүлегенә тапшыру тәкъдимен кертте», – дип хәбәр иттеләр Мордовия Республикасы Тикшерү комитетында.

«Юл һәлакәтенең сәбәпләрен хокук саклау органнары тикшереп бетерергә тиеш, – дип белдерде «Мәскәү – Түбән Новгород юллар идарәсе» учреждениесе вәкиле. – Бу участокны «Мордавтодор» подряд оешмасы карый. Дәүләт контракты шартлары буенча, ул юлларның норматив хәлен тәэмин итәргә һәм хәрәкәт куркынычсызлыгына тәэсир итәрдәй җитешсезлекләрне бетерүдә оператив чаралар күрергә тиеш. «Мордавтодор» мәгълүматлары буенча, бу хәл килеп чыккан вакытта машиналар йөри торган җир коры була. Явым-төшем юк. Күз күреме яхшы. Анда «Юл тигез түгел» дигән һәм «Тәкъдим ителгән тизлек – 70 км/сәг» дигән билгеләр урнаштырылган. Безнең оешма подряд оешмасының дәүләт контракты нигезләмәсен тиешенчә үтәлеше ягыннан тикшерә. 2023-2025 еллар эш планына Саранск – Сурское – Ульян трассасының кайбер өлешләрендә этаплап ремонт үткәрү каралган. Болар: 8-14 км аралыгы,14-21 км, 21-38 км аралыгы. Шулай ук, 38-47 км аралыгында өске катламны алыштыру планлаштырыла».

Мордовиядә трассаның бу өлеше авария хәлендәге юл санала. Соңгы елларда югары трафик проблемасына кайбер участокларның нормативларга туры килмәве өстәлгән: аларда юл катламы басылып, күпсанлы сикәлтәләр барлыкка килгән. 2019 елда «Мәскәү – Түбән Новгород юллар идарәсе» учреждениесенең ул вакыттагы башлыгы Алексей Борисов «Столицы С»ның әлеге проблеманы хәл итү турындагы соравына түбәндәге җавапны биргән иде: «Без 2023 елдан Р178 трассасын 4 полосалы итеп киңәйтергә планлаштырабыз. Трафик үсә. Димәк, аны норматив хәлгә китерү зарурлыгы туа... Машиналарның маңгайга маңгай бәрелешү проблемасын хәл итү өчен, әлбәттә, аларның агымын аерырга кирәк. Тулысынча. Тагын 2 полоса һәм тагын 2не – юл аеру билгесе белән һәм бетон, металл техник чаралар урнаштырып. Бу эшне без 2023 елда башлаячакбыз. Хәзер аварияләр белән көрәшү өчен, эксплуатация кысаларында беренче чираттагы чараларны күрәчәкбез. Урап узу зоналарын билгелибез, кирәк урыннарга фото-видеофиксация урнаштырабыз, авария куркынычы булган урыннарны күрсәтеп, машина йөртүчеләрне кисәтәбез».

Юлларның иңү, басылу проблемасы булган 2 участок турында Борисов: «2020 елда бу проблеманы хәл итәбез», – дигән иде. Әмма, вакыт үткән, ә юлларның тигезсезлеге һәм машиналарның күплеге буенча бер эш тә эшләнмәгән.

21 февраль көнне Р178 трассасының 26-31 км аралыгында – бу нәкъ менә юл фаҗигасендә 5 кешенең гомере өзелгән урын – подрядчик чокырларны һәм ярыкларны ямап чыккан.

Кайбер шаһитлар, юллардагы тигезсезлекне дренаж торба барлыкка китерә, юл катлавы бозыла, дип фаразлый. Нәтиҗәдә, алда искә алынган «трамплин» барлыкка килә. Ләкин бу версия дә тикшерү органнары һәм экспертларның тикшерүен таләп итә.

Әлеге фаҗигале хәлләрдән соң, Степан Юртайкинга көн саен диярлек «ашыгыч ярдәм» чакырталар. Саулыгы нык какшаган. Әмма ул сөйгәненең гаепсезлеген исбатларга җыена. «Барын да Надяга әйләндереп калдыру – иң җиңеле, ләкин ул балаларны беркайчан да куркыныч астына куймас иде, – ди Степан. – Беләсезме, ул бик тә минем фамилиямне йөртергә теләгән иде. Барып чыкмады. Хәзер мин аның исеменә тап төшерми саклар өчен генә яшим!..»

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Более 1500 участников отрядов Поморья отправятся в юбилейное трудовое лето



Здоровье

Более 3 тысяч ВИЧ-позитивных пациентов получили за год комплексную социальную помощь в Свердловской области






Новости 24 часа

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде



Game News

Real Commando Shooting 3D 6.0



Великий Новгород

На средневековый турнир «Сибирский оплот» приглашают жителей Бердска



News Every Day

McDonald's Grimace showed Mets fans what happens when something goes right this season



Авто

«Байкал Сервис» снижает тарифы из городов Дальнего Востока



Великий Новгород

Эксперты: новгородская связь готова к серьёзному наплыву туристов



Игорь Бутман

В Москве при участии Бутмана открылся джазовый фестиваль



Великий Новгород

На Большой Санкт-Петербургской улице в Великом Новгороде уложили асфальт



Елена Рыбакина

Елена Рыбакина «заменила» Геннадия Головкина



Великий Новгород

В Великом Новгороде стартует книжный фестиваль «Праздник книги»



Сергей Собянин

Сергей Собянин. Неделя мэра



Симферополь

В Крыму хотят создать профессиональную хоккейную команду



Великий Новгород

В Новгородской области завершены посевные работы



Москва

Собянин: Москвичи взяли четыре медали на международной олимпиаде по биологии



Москва

Попурри мелодий и дух патриотизма: военный оркестр в парке «Кузьминки» отметил День России



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Великого Новгорода — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Великого Новгорода или других населённых пунктов Новгородской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Великом Новгороде можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Великом Новгороде и Новгородской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Великого Новгорода и Новгородской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Великого Новгорода — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Новгородской области
Новгородская область

Переменная облачность ожидает новгородцев в пятницу





Путин в Новгородской области
Новгородская область

Шесть принципов Путина: как построить справедливый мир


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

МИД Белоруссии назвал слова Пашиняна о Лукашенко "недальновидной позицией"




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский: США передадут Киеву новые ЗРК Patriot и «эскадрильи истребителей»


Навальный в Новгородской области


Здоровье в Новгородской области


Частные объявления в Великом Новгороде, в Новгородской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Песню «На заре» исполнит хор Сретенского монастыря на фестивале в Пскове



Великий Новгород

Эксперты: новгородская связь готова к серьёзному наплыву туристов

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net