Казанның өч спектакле катнашкан «Поехали!» гастроль проекты старт ала
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда, Мәскәүдә, Калуга һәм Түбән Новгородта «Поехали!» гастроль проекты старт ала. Әлеге шәһәрләрдә MOÑ театр мәйданчыгының өч спектакле — 5 ММ/Н, «Моң» һәм «Һава» күрсәтеләчәк. Бүген оештыручылар журналистларга хәбәр итүенчә, проект кысаларында илнең сигез бәйсез театры әлеге шәһәрләрдә үз спектакльләрен тәкъдим итә. Казанда спектакльләр MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк. «Проектның концепциясе — бүгенге көн театрын тәкъдим итү. Проект тамашачыны заманча күпкырлы театр белән таныштыра», — дип ассызыклады Мейерхольд исемендәге үзәк директоры Елена Ковальская. Проектта «театр post» (Санкт-Петербург), «Pro Art’s» (Калуга), ЦТМ (Түбән Новгород), «Хронотоп» вакытлы берләшмәсе (Санкт-Петербург — Мәскәү), MOÑ театр мәйданчыгы (Казан) «Июльансамбль» театр компаниясе (Мәскәү) катнаша. «Җиде елга сузылган эшчәнлегебез эшебезнең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шушы шатлыгыбызны башкалар белән дә уртаклашасыбыз килә. Без гастроль проектының финанс операторы, ә безнең мәйданчыгыбыз бөтен Россия театрларын кабул итүче», — диде «Живой город» фондына нигез салучыларның берсе Инна Яркова. Масштаблы проект 19 спектакльне үз эченә алган. Проект Россия Президенты грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Оештыручылар аны даими итү турында хыяллана.