Россиядә коронавирус йоктыруның 20 538 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Россиядә узган тәүлектә 20 538 кеше COVID-19 йоктырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Коронавирус таралуга каршы оператив штабта хәбәр итүләренчә, алданрак авыруның яңа очраклары 21 665 кешегә арткан. 599 кеше коронавирустан үлгән. Пандемия башланганнан алып барлыгы 133 282 кеше ковид корбаны булган. Аерым алганда, Мәскәүдә узган тәүлектә 114 кеше коронавирус йоктырган, Санкт-Петербургта – 106, Түбән Новгород өлкәсендә - 24. Төньяк Осетия-Алания, Карачаево-Черкесия һәм Адыгеядә вирус йоктыручылар аз теркәлгән, ә иң күп очрак Мәскәүдә (6723 очрак), Мәскәү өлкәсендә(2608) һәм Санкт-Петербургта (1298) ачыкланган. Илдә пандемия башланганнан алып коронавирус диагнозын 5 451 291 тапкыр куйганнар. Авыручылар саны 0,38 процентка арткан.