“Хозур ТВ” Махачкалада күрсәтә башлады
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Хозур ТВ” беренче федераль мөселман телеканалы хәзер Дагыстан Республикасының Махачкала шәһәрендә күрсәтә башлады. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тапшыруларны карау өчен “Рант” ҖЧҖ кабельле телевидение операторы абоненты булырга кирәк. Мөселман телевидениесе База пакетына кертелгән, цифрлы төймәдә – 27, аналогта – 41 номеры белән бирелгән. Исегезгә төшерәбез, “Хозур ТВ” телеканалы өч ел эшләү дәверендә федераль дәрәҗәгә чыкты, ул үз эченә Россиянең 9 төбәген, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Дагыстан Республикаларын, Түбән Новгород һәм Воронеж өлкәләрен, Пермь краен, Кырымны һәм Мәскәү өлкәсен үз эченә ала. Телевидение тамашачыларга үзенең 200 тапшыруын, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, танып белүгә юнәлдерелгән һәм балалар тапшыруларын тәкъдим итә.