Самара татарлары биюче Сабир Мөхәммәтҗанов белән горурлана
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Тәпи йөри башлаганчы ук бии иде» дигән язмасы чыкты. 28 ноябрьдә Беренче канал эфирында чыгып килүче «Лучше всех» тапшыруында спорт биючеләре — Самара йолдызлары Сабир Мөхәммәтҗанов һәм Лиза Шереметьева катнаштылар. Миллионлаган телевизор караучыларны таң калдырган татар малае Сабир белән «Бердәмлек» укучыларын якыннанрак таныштырырбыз. Сабирның әнисе Лилия Мөхәммәтҗанова Самарада туган... Читать дальше...