Добавить новость
Другие новости Урая и Ханты-Мансийского автономного округа на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Гаилә тотнаклыгы - үрнәк дәвам (+фоторепортаж)

Гаилә–ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. 

Кош канаты - пар белән, ир канаты–яр белән, ди халык. Шушы көннәрдә Халыкара гаилә көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан район мәдәният йортына 50-55 ел парлы гомер кичергән гаиләләрне бәйрәмгә чакырдылар.  Алтын, зөбәрҗәт туйлар–еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Шул гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергән гаиләләр районыбызда аз түгел икән. Чарага ярты гасыр элек гыйнвар аеннан июньгә кадәр никахларын теркәгән җиде гаилә килгән иде.

Залда салмак кына көй яңгырый. Өлкән парлар тезелешеп утырганнар. Бер-берсеннән хәл-әхвәлләр сорашалар. Бәйрәм тантанасын алып баручылар Гөлия Кадыйрова һәм Илшат Кәримуллин ачып җибәрделәр. Юбилярларны котларга  Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Минзия Валеева, УФМС җитәкчесе Әлфия Әлмөхәммәтова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина килгәннәр. Озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет теләделәр,  әлеге парлар белән горурлануларын әйттеләр. Рашат Хәбибуллин район башлыгы исеменнән котлау җиткереп, юбилярларга Рәхмәт хаты тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия  Кәримуллина да килгән кунакларны бәйрәмнәре белән котлады. Никахларын тагын бер кат исбатлап Почет кенәгәсенә кул куярга чакырды ул аларны. Алып баручылар парлар белән таныштырдылар. Һәр чыгыштан соң мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр бүләк иттеләр.

...Һәрбер парның тормыш юлы үзенчәлекле һәм кызыклы. Авыр мизгелләрдә алар бер-берсенә терәк, кирәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып гомер кичергәннәр.   Еллар авыр дип тормаганнар, нәсел агачын дәвам итәрдәй мәрхәмәтле балалар үстергәннәр.

Галина һәм Геннадий Кузнецовлар Балык Бистәсендә 50 ел гомер кичерәләр. Танышулары да очраклы була. Мәдәният йортына кинофильм карарга килгәндә очрашалар алар. Бераздан гаилә корып җибәрәләр. Геннадий «Волгалессплав» оешмасында мастер булып эшләгән. Ә Галина районның финанс бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә биш оныкларына сөенеп яшиләр. “Ходай безгә озын, парлы гомер язган. Тормыш сикәлтәсез генә бармый. Без бер-беребезгә хыянәт итмәдек”,–ди Галина. “Ялгышларыбыз өчен бер-беребездән гафу үтенергә оялмадык. Уртак фикергә килергә тырыштык”,–дип әйтеп куйды Геннадий. Бәйрәмдә бу гаиләне “Кешедә булган иң кадерле нәрсә–мәхәббәт һәм гаилә” символына тиң парлар дип атадылар.

Балык Бистәсендә яшәүче тагын бер үрнәк гаиләләрнең берсе Марсилә һәм Шамил Садыйковлар. Үзләренең хезмәт юлын Шамил абый Чүкәй авылында икътисадчы, Марсилә апа мәктәп директоры  булып башлыйлар. Соңрак район үзәгенә күчеп киләләр. Үрнәк өч ул тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсы гаиләле. Ә әби-бабай алты оныгына сөенеп яши. “Тормышның авыр чакларын үткәреп җибәрүдә бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, тугрылыклы булу  ярдәм иткәндер”,–ди алар.

Рәшидә һәм Рәхимулла Вәлиевлар Югары Тегермәнлек авылында туып үскәннәр. Тормыш юлын да шунда башлаганнар. Рәхимулла абый гомер буе шофер һөнәренә тугры калган. Рәшидә апа сату өлкәсендә хезмәт куйган. Ул тормыш иптәшенең сабыр, акыллы булганына горурлана. “Ул ятимлекне күреп үскән. Шуңа да сабыр. Түзем булуы өчен хөрмәт итәм мин аны”,–ди Рәшидә апа. “Чибәр һәм бик чая кыз иде ул. Шул ягы белән яраттырды ул мине”,–дип өстәде Рәхимулла абый. Ике кыз тәрбияләп үстергән алар. Онык һәм оныкчыклары бар.

Зоя һәм Александр Дрочневлар Дон-Урай авылыннан килгәннәр. Бергә уйнап үскәннәр, мәктәпкә йөргәннәр. Үсеп җиткәч бер-берсенә гашыйк булганнар, гаилә корып җибәргәннәр. Күренгәнчә, бу нык һәм озын гомерле гаилә булган. Зоя колхозда сыер савучы, Александр механизатор булып эшләгән. Ике ул үстергәннәр. Бүген икесе дә лаеклы ялда, онык һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Гаилә союзының озын гомерле булуының нигезе мәхәббәт, дип саный алар. “Бер-берегезне гомер буе яратыгыз”,–ди Александр.

Юбилярларның тагын берсе Александра һәм Иван Громовлар Анатыш авылыннан. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтканнан соң Иван авылның чибәр, яшь кызына өйләнә. Ата-аналар белән бергә яшиләр. Бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Икесе дә колхозда хезмәт куйганнар. Бүген уллары белән бергә яшиләр, шәхси хуҗалыкта ярдәм итәләр. Дүрт онык һәм оныкчыкларына сөенеп гомер кичерәләр. “Ходайның шундый язмыш бүләк итүенә рәхмәтлебез. Беркайчан да сүзгә-сүз килешмәдек. Тату яшәдек”,–ди Александра.

Алдагы юбилярлар  55 ел парлы гомер кичерүчеләр. Шуларның берсе Урахча авылыннан Сәвия һәм Габделхәмит Сөнгәтуллиннар.  Габделхәмит абый Мамадыш районында бригада белән урман кисү эшендә эшли торган булган. Шунда Сәвия апа белән таныша. Габделхәмит абый армия сафларында хезмәт иткәндә хатлар алышып торалар. Аннан кайткач гаилә корып җибәрәләр. Урахча авылына күченәләр. Шунысы кызык, чиста рус авылына килеп төпләнгән беренче татар гаиләсе алар була. Лаеклы ялга чыкканчы икесе дә колхозда хезмәт куялар. Бер-бер артлы дүрт балалары дөньяга килә. Бүгенге көндә аларның дүртесе дә гаиләләре белән районда яшиләр. Бәхетле әби белән бабайның ун оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Әлеге пар авылдашлары арасында тырыш хезмәтләре, ярдәмчел, гадел булулары  белән дан казанган. “Гаиләнең нык һәм тату булуы һәр кешенең үзеннән тора. Бер-береңә юл куярга, кайвакытта эндәшми калырга да кирәк”,–ди Сәвия апа. “Бер-береңә хөрмәт булганда, мәхәббәт яшәгәндә гаиләдә тынычлык тудырып була”,–дип сүзгә кушылды Габделхәмит абый.

Анатыш авылында тагын бер юбиляр пар яши икән. Валентина һәм Анатолий Камаевлар алар. Анатолий армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң авылның иң чибәр кызына өйләнә. Берсе артыннан берсе ул һәм кызлары дөньяга килә. Анатолий колхоз фермасында, ә Валентина складта эшләгән. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда булуларына карамастан үз хуҗалыкларын алып баралар. Онык һәм оныкчыкларының хөрмәтен тоеп яшиләр. “Эштән курыкмадык, гомер буе хезмәт куйдык. Хезмәт кешене бизи генә”,–ди алар.

Юбилярлар турында сөйләнелде, Почет кенәгәсенә куллар куелды. Аларны вальс биергә дә чакырдылар. Өлкән парларыбыз күңелдән генә яшь чакларына кайтып килделәр. Авыл җирлеге башлыклары да юбилярларны котлап үттеләр. Аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина да бүләк тапшырды.

Әлеге матур парларның никахларыннан соң 50-55 ел гомер шулай үтеп тә киткән. Шул көннән соң күпме юл үткән, күпме су кичкән алар. Күпме сөенечләр кичергәннәр, күпме күңелсезлекләрне үткәреп җибәргәннәр. Шул чакта да матур булган гаилә дигән парлы йортлары. Безгә үрнәк булганнары өчен алар алдында баш иябез.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Урая — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Урая или других населённых пунктов Ханты-Мансийского автономного округа мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Урае можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Урае и Ханты-Мансийском автономном округе






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Урая и Ханты-Мансийского автономного округа. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Урая — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Ханты-Мансийском автономном округе




Путин в Ханты-Мансийском автономном округе

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Ханты-Мансийском автономном округе


Частные объявления в Урае, в Ханты-Мансийском автономном округе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net