Тукай районының Октябрь-Бүләк авылында котыру чире буенча карантин бетерелде
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районы Октябрь-Бүләк авылы территориясендә котыру авыруы буенча карантин бетерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
Карантин «хайваннарның котыру авыруы белән чирләвеннән соң ике ай узуы һәм эпизоотик һәм профилактик чаралар үтәлү белән бәйле», диелгән документта.
Октябрь-Бүләк авылы территориясендә карантин октябрь башында куелган иде. Соңрак шундый ук чаралар Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылында кабул ителде.