Район китапханәсендә поэзия яратучыларның шигырь кичәсе булып узган
Китапханәдә күптөрле чаралар үткәрәләр
Районның үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата күптөрле чаралар үткәреп торалар. “Гасырларда сакланган батырлык”, “Бөек Ватан сугышы еллары”, “Шигъри иҗат тынмады”, “Утта язылган сүз” исем астында күргәзмәләр оештырганнар. Китапханәчеләр башлангычында район мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллык уңаеннан поэзия яратучыларның шигырь кичәсе булып узган. Анда килүчеләр танылган шагыйрьләрнең әсәрләрен һәм үзләре язган шигырьләрен дә сөйләгәннәр. Һәр чыгышны ведиокамерага төшергәннәр. Видиоязмадан фильм ясаячаклар.
Үзәк китапханәнең уку залында зур маниторда 1945 елның совет информбюро мәгълуматыннан эшләнгән көндәлек хроника күрсәтелә башлады. Укучылар бик теләп аның белән танышалар.