Котлыйбыз!
Балык бистәсендә яшәүче ИЛСУР НУРМӨХӘММӘТ улы ГАФФАРОВка 22 апрель көнне 45 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Һәрвакыт шат күңелле, сау-сәламәт булып, имин тормышта кадер-хөрмәткә төренеп озак яшәвеңне телибез.
Шәфкатьле дә, тыйнак, сабыр да син,
Итәгатьле, һәрчак хөрмәтле.
Шундый ирне насыйп иткән өчен,
Мин Ходайга мең кат рәхмәтле.
Син бит безнең өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Озак яшә, сәламәт бул,
Син бит әле безгә бик кирәк.
Сине яратып: тормыш иптәшең Альбина һәм балаларың Альфред, Адилә.