Бер тәүлек эчендә нәзарәтнең татар онлайн-мәдрәсесенә 2500 шәкерт теркәлгән
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бер тәүлек эчендә, тәүге тапкыр җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәннән соң , Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте эшләтеп җибәргән беренче татар онлайн-мәдрәсәсенә 2500 «шәкерт» укырга керде. ТР Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, аларның 27% — 25-34 яшьтә, 20% — 35-44 яшьтә, 29% — 55 яшьтән өлкәнрәк. Ягъни яртысы диярлек — яшь һәм урта яшьтәге кешеләр. Мedrese.tatar платформасында белем алырга хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә, 40 проценты — ир-атлар. Татарстаннан — 1342 кеше. Алардан тыш, Мәскәү, Башкортстан, Свердловск, Самара, Ульяновск өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребез дә бар, диелә хәбәрдә.