Татарстанда боз кисәгендә Ульяновск ягына киткән балыкчыны коткарганнар
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда боз кисәгендә Ульяновск ягына киткән 69 яшьлек балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 12.07 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына республиканың Спас районында Идел елгасында балыкчы утырган бозның аерылып китүе турында хәбәр килде. Балыкчыны боз кисәге Ульяновскига таба алып киткән.
Бу урынга кабартылган «Хивус-6» мендәрендә Кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге инспекторлары һәм 132нче янгын-сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган.
12.30 сәгать тирәсендә балыкчыны тапканнар һәм ярга чыгарганнар. Хәзер Ульяновскида яшәүче 69 яшьлек балыкчыга 2 мең сум штраф түләргә кирәк булачак.