Татарстан коронавирус белән авыручылар саны иң аз арткан төбәкләр исемлегенә кергән
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан бер тәүлектә коронавирус белән авыручылар иң аз арткан төбәкләр исемлегенә кергән. Бер тәүлектә ковид йоктыру очраклары Мәскәүдә (0,09 процент) иң аз артуы теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча Алтай белән Бурятия республикалары икенче урынны били, ә Татарстан — өченче урында. «Бер тәүлектә ковид йоктыру очраклары иң аз арткан төбәкләр билгеле булды. Беренче урында Мәскәү (0,09 процент), икенче — Алтай белән Бурятия республикалары (0, 17 процент), өченче — Татарстан (0,2 процент)», диелгән Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.