Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр
Анда Уфа, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Чайковский, Киевтан җыелма командалар катнашачак. 2 октябрьдә– рәсми тренировка, 3 октябрьдә– К-29 һәм К-48 трамплиннарыннан сикерү буенча Беренчелек, 4 октябрьдә– шундый ук трамплиннардан ике төр спортчылар өчен сикерү, 2,3,5 чакрым чакрымга йөгерү, 5 октябрьдә К-48 трамплиныннан сикерү буенча Татарстан чемпионаты һәм шул көнне нәтиҗәләр ясау булачак. Ярышлар сәгать 10 да башлана.