«Бәхил булыгыз, туганнар»: Башкортстаннан тагын бер җырчы махсус операциягә киткән
Башкортстаннан җырчы Марсель Фәрхетдинов, махсус операциягә бару өчен, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Ул «Башкортостан» полкында хезмәт итәчәк, дип яза «Башкирский батальон» телеграм-каналы.
Марсель Фәрхетдинов полкташлары белән концерт куйган һәм «Әйләнеп кайта алсам» дигән җыр җырлаган. Марсель бу җырны июльдә махсус операциядәгеләргә багышлап яздырган булган.
«Махсус операциядәге, һәм беркайчан да безнең белән булмаячак егетләр өчен» дигән җырчы «Башинформ»га.
Марсель Фәрхетдинов Караидел районыннан, ул – республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты.
- Махсус операциягә киткән Радик Динәхмәтов: «Якыннарымның берсе дә «барма» дип әйтмәде»
- Мобилизациядә «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәнов: «Повестка килгәч, китәсең инде»
- Махсус операциядән кайткан җырчы Таһир Асылгәрәй: «Анда кешенең бөтен потенциалы ачыла»
- Җырчы Марсель Фәрхетдинов махсус операциядә һәлак булган дусты истәлегенә клип төшергән
Марсель Фәрхетдиновның җырлары: