Зур вакыйга: Уфа мэры Ратмир Вәлиев хатынына бүләккә йомырка кыздырган
«Башинформ» Уфада булган зур вакыйга турында яза.
Уфа мэры хатыны белән никахына 5 ел тулу уңаеннан йомырка кыздырган. Ул хатыны Влада Мәүлиева белән беренче юбилейларын билгеләп үтүләрен яза. Бәйрәм уңаеннан, хатынын иртәнге аш белән куандырырга уйлап, тәбә әзерләгән.
«Безнең гаиләгә биш ел. Кадерле Влада, безне беренче юбилей белән котлыйм! Яратам!» – дип язган бәхетле ир.
Мәүлиев Ратмир Рафаил улы 1989 елның 14 августында Нефтекамада туган. Башкортстандагы билгеле эшмәкәр Рафил Мәүлиевнең улы. 2015-2016 елларда Ютазы башкарма комитеты җитәкчесе, 2016-2019 елларда Әлмәт башлыгы киңәшчесе, 2019-2022 елларда Нефтекама башлыгы, 2022 елдан Уфа мэры.