Башкортстан юлында бара торган «Нива»дан егылып төшкән хатын һәлак булган
27 гыйнварда Башкортстанның Белорет районында фаҗига була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
ЮХИДИның якынча белешмәсе буенча, Уфа-Инзер-Белорет юлыннан «Шевроле Нива» машинасы бар. Машина белән 70 яшьлек ир-ат идарә итә. Салонда 32 яшьлек пассажир хатын була. Юлның 208 нче километрында автомобиль ишеге ачылып китә һәм пассажир хатын бара торган машинадан егылып төшә. Хатын-кыз ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак була, диелә хәбәрдә.