Автойөрештә чыгышларны күрә алмаучылар өчен «Китап» радиосы онлайн-концерт уздыра
(Уфа, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим…» автотуры вакытындагы чыгышларны күрә алмаучылар өчен Инстаграмда онлайн-концерт оештыра.
Туры эфир «Китап» радиосының, «Интертат» электрон газетасының һәм «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеменең Инстаграм сәхифәләрендә була.
Эфир вакытында караучыларның сорауларына да җавап бирәчәкләр. Трансляция берничә минуттан башлана.