Башкортстанның тугыз районында урманнарга керү тыелды
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Урман хуҗалыгы министрлыгы Башкортстанда яшәүчеләргә урманнарга йөрүне тыйды. Шул хактагы боерык ведомство сайтында бастырылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Документтан аңлашылганча, республика территориясендә IV һәм V класслы янгын куркынычы янау сәбәпле, 15 майдан 4 июньгә кадәр Әбҗәлил, Белорет, Баймак, Бөрйян, Зилаер, Зиянчура, Күгәрчен, Учалы, Хәйбулла районнарында гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга йөрүен чикләү кертелә. Төбәктә яшәүчеләрдән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында әлеге чорда урманга барудан тыелып торуларын сорыйлар. Урманнарда янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга административ җаваплылык — физик затларга 4 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган. Чикләү режимын үтәүне патруль-маневр төркемнәре контрольдә тотачак