Татар дальнобое: «Соңгы рейсым булмаса иде дип чыгып китәм»
Тумышы белән Саба районы Сәрдә авылыннан булган Назим Галимов инде ике ел юлларда йөри. Ул дальнобойщик, ягъни зур фуралар белән илебезнең төрле почмагына әле бер әйбер илтә, әле алып кайта. Назим армия сафларында хезмәт итеп кайта, аннан күрше урам кызына өйләнә, хәзер тормыш иптәше Гөлфинә белән ике ул үстерәләр. Кечкенә малайлары Фаил быел балалар бакчасын тәмамлаган, мәктәпкә җыена, ә олысы Наил 3 сыйныф укучысы. «Башта 15 елга якын төзелештә бригадир булып, Мәскәүдә эшләдем. Бер ай анда торып, өйгә 1-2 атнага, 1 айга кайта идек. Читать дальше...