Изге сәфәргә
Ашытбаш авылы кызы, озак еллар Казанда гомер итүче Марзия Мостафина әтисе Әхмәди Әүхәдиев җирләнгән Тверь өлкәсенең Зубцов районындагы туганнар каберлегенә зиярәт кылырга бара. Әхмәди абый дәһшәтле 1942 елның гыйнварында фронтка киткәндә Марзия яшь ярымлык булып кала. Сабыен бүтән күрү бәхете насыйп булмый аңа, 398нче укчы полкның сугышчысы бары ике атна гына сугышып кала, 4 февраль [...]