Бүген – Чик сакчылары көне
Бүген - Чик сакчылары көне. Шул уңайдан Зәйнең Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салу һәм тантаналы чара була. Биредә район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов 5 әфганчы чик сакчысына Әфганстан җирләреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальләрне тапшыра. Соңыннан “Сугышчан бердәмлек” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Зәй бүлеге оешмасы әгъзалары, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ир-егетләр туган якларына әйләнеп кайта алмаганнарның каберләренә барачак.